1980 нче еллар
СИНТЕЗАТОРЛАР НИЧЕК КИЛӘ
Музыкантларның электрон инструментлары күбәеп китә, шулай итеп, синтезаторга корылган поп-музыка модага керә.

Мәсгудә Шәмсетдинованың беренче татар рок-операсы «Мәһди» яздырылган. Шул ук вакытта оркестр музыкасы традицияләре дә исән, ә опера артистлары элеккечә иҗатта эстрада белән чиктәш өлкәләрне барлый. Бу чорда иҗат иткән артистлар хәзер эстрада классикларының төп өлешен тәшкил итә — гәрчә Шакиров һәм Авзалова абруе әлегә буй җитмәслек булып кала.
Сусау
Сибгат Хәким сүзләре
Сара Садыйкова көе
Зөһрә Сәхабиева башкаруындагы, онытылмаслык паузалы: «Мин бәхетле бары тик син бәхетле булсаң гына». Ә аннары яңадан Марс Кашипов ансамбле эшкә керешә. Тыштан караганда, бу — ватан турында җыр. Тик шулкадәр аяныч итеп (әдәп кысаларында) моңлануы җырчының сагышын фаш итә. Татарларда, мөгаен, сөю турында күпме сүз булса, хис-кичерешләр турында да шулкадәр сүзләр бардыр.
Син кайда идең
Нәби Дәүли сүзләре
Рөстәм Яхин көе
1944 елда шагыйрь Нәби Дәүли Вахитов фабрикасында хисапчы булып эшләүче Наҗия белән таныша. Ул аның тормыш юлдашына әйләнә, тик тиз генә түгел. Нәби Дәүли акчасызлыктан бик интеккән, мәсәлән, 1953 елда аңа каравылчы булып эшләргә туры килә. Ә 1957 елда аның «Яшәү белән үлем арасында» дигән китабы чыга. Рөстәм Яхин музыкасына язылган бу җырны ул хатынына багышлый.
Су буенда учак яна
Наил Касыймов сүзләре
Зөфәр Хәйретдинов көе
Зөһрә Шәрифуллина хитларының берсе, 80 нче еллар эстрадасы үрнәге. Нәкъ менә шул елларда синтезаторлар акрынлап оркестр белән, баян һәм пианога кушылып башкаруны кысырыклап чыгара. Электроника музыканы интонация ягыннан үзгәртә — ритмика төгәл дүрт өлешкә төреп бирелә, ә төп көй аны шундук җырлап (һәм бер бармак белән уйнап) бирерлек итеп языла. Җырны яратып тыңлаучы аудитория ачык билгеле — болар туган авылларыннан шәһәргә китеп, авылларын сагынып, рухи җепләрен өзмичә яшәүчеләр.
Су буеннан әнкәй кайтып килә
Марсель Галиев сүзләре
Луиза Батыр-Болгари көе
Җырның инструментлар белән кирәк кадәр генә бизәлгән булуы сизелә. Иң төп тәэсир, әлбәттә, Айдар Фәйзрахмановның югары регистрда күңелгә үтеп керерлек итеп җырлавыннан килә. Җырчы башкарган көй юллары пианино һәм скрипка дуэты белән кабатланып бара. Бер мәлдә аларны яңа, ашыгып-ашыгып агылган авазлар алыштырып ала, тик бары эчке киеренкелек тудырыр өчен генә кебек. Бу — тыңлаган кешенең күңелен борчылулы сагыш белән тутыручы сурәт-җыр.
Кайту
Марсель Галиев сүзләре
Луиза Батыр-Болгари көе
«Кайту» - җыр исеме генә түгел, Луиза Батыр-Болгариның 1986-1989 елларда Татарстан радиосында яздырылган композицияләреннән торган альбомы да шулай атала. Монда татар эстрадасының ул вакыттагы иң якты йолдызлары — Хәмдүнә Тимергалиева, Айдар Фәйзрахманов, Вафирә Гыйззәтуллина, Искәндәр Биктаһиров, Зөфәр Хәйретдинов, Зөһрә Сәхабиева, Венера Ганиева. Бу җыр ул елларда татарларның туган якларына, Татарстанга күпләп кайту күренеше белән аваздаш кебек. «Туган якнын хәбәрләрен белдек ызаннардан искән җилләрдән». Җыр Марс Кашапов ансамбленә кушылып башкарыла, ул, сүз уңаеннан, Сара Садыйкова җырларына бизәлеш ясаучы музыкант буларак та билгеле.
Ак кәгазь
Ренат Харис сүзләре
Резеда Әхиярова көе
Бу җырны сирәк очрый торган тенор-альтино тавышлы Георгий Ибушев башкара. Тенорның иң югары яңгырашлы төре булган мондый тавыш һәр композициягә искиткеч сизгерлек бирә. Кабатлауларга корылган «Ак кәгазь»дә күңелгә хәвеф салучы күренеш сурәтләнә, герой бәхетлеме-юкмы икәне ачык беленеп тормый, тик аның хис-тойгыларына битараф калу да мөмкин түгел.
Керим әле урманнарга
Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре
Рөстәм Яхин көе
Бу киң колачлы романсның шигырен Балтачта яшәүче, дини җыентыклар авторы, немец һәм төрек телләреннән тәрҗемәче, район башлыгы урынбасары, «Балтач энциклопедиясен» чыгарган кеше Гарифҗан Мөхәммәтшин иҗат иткән.
Җырның язылу тарихы кызыклы. Мөхәммәтшин район советында эшләгән вакытта районга анда Габдрахман Минский килә. Ул шагыйрьнең шигырьләр язып барган дәфтәрен Казанга алып китә. Әлеге җырның сүзләрен шагыйрь Илһам Шакировның «Кара урман» җырын башкаруын тыңлаганнан соң язган була. Шигырьне Хәсән Туфан да ошата, ул китапта басылып чыга, ә аннан соң инде авторга композитор Рөстәм Яхин шалтыратып, Татарстан урамындагы тыйнак фатирына чакыра, һәм Хәйдәр Бигичев белән бергә яңа туган җырны аңа башкарып күрсәтәләр. Ул вакытларда эшләп килгән худсовет җырдан «куе», «караңгы» кебек сүзләрне алып атуны таләп итә.
Мин сине шундый сагындым
Фирая Зыятдинова сүзләре
Луизы Батыр-Булгари көе
Филфакта укып чыккан Фирая Зыятдинова балалар өчен шигырь китаплары авторы буларак та билгеле. Ләкин аның иң танылган шигыре — мәхәббәткә олпат мәдхия булып торган «Мин сине шундый сагындым». Җыр язылгач, шагыйрә дә, көй авторы Луиза Батыр-Болгари да аны радиокомитетка күрсәтеп торырга кирәк микән, дип икеләнә. Авторларына ул ничектер артык гади кебек тоела, үткәмәскә дә мөмкиннәр, дип уйлыйлар. Ә аны яздырган мәлдә студиягә радио җитәкчесе килеп керә – һәм җырны шунда ук, 8 мартта эфирга чыгарырга куша.
Зәңгәр томан
Ренат Харис сүзләре
Резеда Әхиярова көе
Резеда Әхиярова иҗади очрашуларның берсендә сөйләгәнчә, аны, сабакташлары кебек үк, консерваториядә җырлар язарга өйрәтмәгәннәр. Әмма 1980 елда диплом эше буларак симфоник оркестр өчен сюита, скрипка һәм фортепиано өчен соната язып, диплом алганнан соң, ул җырлар да яза башлый. Шул вакытта яшь композитор театр өчен дә эшли, зур һәм кечкенә классик составлар өчен дә иҗат итә.
«Зәңгәр томан», шагыйрә Йолдыз Миңнуллина искәрткәнчә, «билгесезлек тарихы». «Кеше кемнедер ярата, тик ул аңа сөю белән җавап бирерме-юкмы, белми». Бу җырның нигезенә Ренат Харис шигыре яткан. Әлеге шигырь беренче карашка җыр сүзләре булырлык та түгел кебек. Ул вакытлар өчен «Зәңгәр томан» шактый үзенчәлекле җыр, анда импрессионист образлар кереп киткән. Башта шигырь юллары ниндидер билгесез, томанлы әйбер кебек тоела, ә кабатлау вакытында аңлатма бирелә кебек — ләкин тыңлаучы, җырның герое кебек үк, баребер билгесезлек эчендә торып кала.
Хуҗа Насретдин
Разил Вәлиев сүзләре
Рәшид Абдуллин көе
1980 нче еллар башында чыккан «Казан сувениры» популяр җыентыгыннан язма. Аның беренче яртысына күбрәк традицион җырлар кергән, ә икенчесендә Татарстан музыкантлары үзләрен фанк яңгырашында сынап карый. Шәрыкның танылган әкият героена багышланган җырны Ренат Ибраһимов башкара. Җыр Шәрык әкияте кебек уйланган булса да, Мәскәү татары аны бөтен кыен хәлләрдән дә хәйлә һәм акылы ярдәмендә чыга ала торган елгыр-җитез Хуҗа турында бер хикәят итеп башкара. Шул ук вакытта музыкасында ниндидер Шәрык төсмерләре юк. Инструментларда җырчыга кем ярдәм итә? Бу җырның композитор Рәшит Абдуллин нигез салган «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле башкаруындагысы да бар. Дөрес, аларның вариантында сүзләр хор белән җырлана, һәм бу җырга тынычрак, салмаграк төсмер бирә.
Кәккүк
Разил Вәлиев сүзләре
Рәшид Абдуллин көе
«Кәккүк» исеме астында бу җырны Хәмдүнә Тимергалиева башкара – ул бәйләнчек лид һәм җыр буе «чыкылдап» килүче синтезатор белән истә кала. Шул ук вакытта Разил Вәлиевның шул ук кушымта белән диярлек (сүзләре бераз озынрак) язылган башка тексты да бар – көе Луиза Батыр-Болгариныкы. Монысында куплеты дәртлерәк җырлана, аранжировкасында да бас-гитара өстенлек итә. Җырның бу версиясен Венера Ганиева башкара.
Луиза Батыр-Болгари аны Тинчурин театрында Дамир Сираҗиев куйган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектакле өчен язган. Ә соңрак Вәлиевка җырга башка ритмикалы яңа текст язуын үтенеп Хәмдүнә Тимергалиева мөрәҗәгать итә. Шул ук вакытта бу ике версиядә кулланылган электрон авазлар бик охшаш – бәлки, бизәлештә бер үк марка синтезатор кулланылгандыр.
Гашыйк бул син миңа
Ренат Харис сүзләре
Фасил Әхмәтов көе
Фасил Әхмәтов - Камал театрының иң күп куелган «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1971) спектакленә музыка язган композитор. Тик беренче чиратта ул — симфонияләр язучы, һәм 1983 елда «Мелодия»дә чыккан «Татарстан» бәйрәмчә рухлы увертюрасы авторы буларак билгеле. Шул ук елларда Вафирә Гыйззәтуллина аның шушы кечкенә вальс әсәрен башкара. Бу җыр нәрсәсе беләндер инглиз фолк көйләрен дә хәтерләтә. «Вакытлыча» дип Вафирә Гыйззәтуллина шундый нәфис итеп җырлый, текстны ир кеше язган димәссең дә. «Гашыйк бул син миңа, гашыйк бул син, вакытлыча гына булса да».
Җир йөзендә әкият бар
Марат Таҗетдинов сүзләре
Нәҗип Җиһанов көе
Римма Ибраһимова Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате иҗат остаханасендә укый, бөтен Советлар Союзы буйлап һәм социалистик илләр сәхнәләрендә чыгыш ясый. Аның җырлавында көнбатыш эстрадасы сыйфатлары һәм татарча бормалар үрелеп бара.
Әлеге җыр — Римма Ибраһимованың 1985 елда чыккан альбомыннан. Альбомдагы төп җыр Туфан Миңнуллин пьесасы буенча 1984 елда сәхнәгә куелган «Әниләр һәм бәбиләр» спектаклендә яңгырый. Ә альбомны Казан консерваториясенә нигез салучы, композиторлар берлеге җитәкчесе Нәҗип Җиһанов әсәре ачып җибәрә. Хиросима һәм кәгазь торналар турындагы, сугышка каршы язылган бу җыр авыр теманы күтәрсә дә, Вадим Усманов ансамбле аны «җиңеләйтеп», шул ук вакытта күңелгә тәэсирен киметмәслек итеп бирә алган.
Жигули
Гәрәй Рәхим сүзләре
Рифкать Сәйфетдинов көе
«Җыр, мәхәббәт, тормыш юлында» альбомының тышлыгында композитор Рифкать Сәйфетдинов электрон җиһазлар белән уратып алынган, тик шунда ук саксофон да килеп урнашкан, ә аккордеоннар хәтта икәү. Мәскәүдә туган композитор башта Ренат Ибраһимов өчен язган җырлары белән танылып китә, тик аның иң зур казанышы, мөгаен – Равил Харисов башкаруында совет автопромына гимн булып яңгыраган шушы җырыдыр. Монда джазга тартым синтезаторлар һәм электробуги-ритм. Равил Харисов — Камал театры актерлары улы, бокс буенча спорт мастеры, харизмалы шәхес — София Ротару ансамблендә эшләгән, һәм җырны ул аңа хас дәртле рухта башкара, бу хәтта язмада тыңлаганда да сизелеп тора.
Тала-тала
Халык җыры
Бу җыр Татастанда гына түгел, татар дөньясыннан читтә дә танылу алган, һәр татар белә дип саналган композицияләрнең берсе. Мөгаен, моңа аның кушымтасы бик гади булуы сәбәпледер. «Тата-тала» җырын заманча ритмикага яраштыру омтылышлары да еш очрый, хәтта фин полькасы итеп җырлау да бар. Аны рус җырчылары да, татар эстрадасы вәкилләре дә, Татарстанның Дәүләт хоры да башкара.
Рәхмәт сиңа
Шамил Маннапов сүзләре
Рөстәм Яхин көе
Әлеге җыр 1986 елда Бигичевлар гаиләсе — Хәйдәр Бигичев һәм Зөһрә Сәхабиева башкарган җырлардан торган, шушы җыр исеме белән аталган альбомда дөнья күрә. Шунлыктан, әлеге мәхәббәт җырының кемгә багышланганы бу очракта ачык аңлашыла. Рөстәм Яхинга хас вальсның бераз ностальгия уятучы, ритм-секция өстәп ясалган аранжировкасы, аның өстендә тирбәлүче нәфис кыллы музыка бу романтик эндәшүне чын мәгънәсендә тугрылык манифестына әверелдерә.
Чорлар