1970 нче еллар
СТИЛЬЛӘР КИҢЛЕГЕ
Татар эстрадасының алтын чоры, музыкантлар оркестрлар белән актив эшли, татар җырчылары республика радиокомитеты студиясендә генә түгел, Мәскәү студияләрендә дә яздырыла.

Шамил Шәрифуллин «Мөнәҗәтләр» дип аталган хор өчен концерт яза — шул рәвешле инкыйлабка кадәр булган традиция сак кына музыкага кире кайта, тик баребер тиешле үсеш ала алмый. 1970 нче еллар — эстраданың бар төрләренең катнашмасы: «озын көй»дән башлап америка эстрадасы стиленә яраклаштыруга кадәр. Шул ук вакытта бу елларда фольклор йогынтысы нык кими.
Була бер көн
Халык сүзләре
Шамил Шәрифуллин көе
Шәрифуллин Төркмәнстанда туган, шуңа күрә баштан ук аның кызыксынулары татар музыка мәдәнияте тирәсендә генә булмый. Ул фольклор экспедицияләргә күп йөри, ә композитор буларак хор музыкасы өлкәсендә күп эшли. Аның иң танылган әсәре — «Мөнәҗәтләр» дип аталган хор өчен концерт 2005 елда Тукай бүләгенә лаек була. Ә әсәрне композитор 1975 елда ук язган. Бу турыда композитор интервьюларының берсендә искә ала. Әсәрен ул консерватория ректоры Нәҗип Җиһановка күрсәткән, ә тегесе шунда ук проректор Семен Басковка йөгергән: «Бу татар музыкасының бөтенләй яңа сәхифәсе. Ә бу — аны ачкан кеше», — дигән Җиһанов. Әмма композиторны алдан ук кисәткән: бу әсәрең аркасында партия өлкә комитеты белән зур күңелсезлекләр килеп чыгарга мөмкин. «Исеменнән баш тартырга тәкъдим итте. Мин риза булмадым», дип искә ала композитор.
Мөнәҗәтләр — татарларда киң таралган дини эчәлекле җырлар — совет чорында халык музыкасыннан сызып ташланган була, аларны бастыру, җыю, җырлау булмый. Кызганычка каршы, татар музыкасының бу тармагы һаман да тиешле үсеш алмаган.
Эзләдем, бәгърем, сине
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Сәйяр Хәбибуллин көе

Сәйяр Хәбибуллин Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районындагы Суыксу авылында туган. Әтисе Мәскәүгә барып эшкә урнаша, соңрак гаиләсен дә үз янына ала. Армиядән кайткач, Сәйяр якташлары белән аралаша башлый, ә аннары татар телендә җыр язып карарга була. Башта анда француз теленнән тәрҗемә ителгән текст яңгырый, соңрак Әхмәт Ерикәй яңа сүзләр язып бирә. Композитор үзе искә алганча, бу җырны ул бер җырчы кызга бирер өчен «Россия» кунакханәсенә алып килгән була, тик шунда Илһам Шакировны очрата да, тегесе яңа әсәрне шунда ук үзенә сорап ала.
Китмә, сандугач
Гөлшат Зәйнашева сүзләре
Рөстәм Яхин көе
Бу җырда иң төп фикер, мөгаен, шушы юлларга салынгандыр: «Сандугач, сандугач, Син китәсең, мин калам». Монда Тукайдагы шикелле аерылу моңы: «Без китәрбез, сез каласыз, дип җырлармын, җәсәдемне туфрак берлә күмгәндә дә». Чайпалулардан корылганга охшаган музыка тавыш артыннан иярә. Бу җырны Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Филүс Каһиров башкара — һәрберсе аңа үз асылыннан нидер өсти. Әлеге җыр — тенорлар өчен лакмус кәгазе кебек.
Син сазыңны уйнадың
Нәкый Исәнбәт сүзләре
Илһам Шакиров көе
Илһам Шакировның үзе язган җырлары шактый, ул аларны профессиональ шагыйрьләр шигырьләренә иҗат итә. Ул җырлар хәзергәчә халыкта яратып тыңлана һәм җырлана. Шулар арасында «Һаман истә» дигәненең тарихы кызыклы — аңа бер композитор көй яза, һәм Илһам Шакировка китерә. Тик җырчы көйне ошатмый, һәм аны үзенчә үзгәртә. «Син сазыңны уйнадың» халык җыры санала, мөгаен, яңгырашы элеккеге чорларга аваздаш булгангадыр. Дулкындай агылып төшүче перкуссия, шәрык мелодикасы — бу татар эстрадасында сирәк очрый торган, гарәп, мөселман мәдәнияте белән рухланып иҗат ителгән җыр үрнәге.
Чулпан
Нәби Дәүли сүзләре
Вадим Усманов көе
Татарстан музыкантлары, билгеле, иҗатта үз казанында гына кайнамаган. Татар эстрадасы барлыкка килгәннән бирле, ансабльләр, оркестр, хорларда рус башкаручыларының да катнашуы еш очрый. Эстрада үсешенә көнбатыш музыкасы да йогынты ясый — ул вакытларда инде бу музыка радиоалгычлар, пластинка язмалары аша үтеп керә. Шул ук вакытта модалы музыка һәм зәвыклы халыкчан җырлау рәвеше һәрвакытта да бер-берсенә туры килеп бетми. Ә «Чулпан» җыры – ике традициянең уңышлы ярашуы мисалы. Җыр нечкәлекләрдән тора: флейта һәм гитара Илһам Шакировның тавышына аваздаш, ә барабаннар һәм бас, шул ук вакытта, шактый агрессив уйный. Азакта — белгечләр өчен шаярту: «Битлз»ның Lucy In The Sky With Diamonds композициясеннән цитата.
Казан кичләре
Хәсән Туфан сүзләре
Сара Садыйкова көе

Сара Садыйкованың Хәсән Туфан сүзләренә язылган бердәнбер җыры. Репрессияләнгән шагыйрьнең катлаулы язмышын исәпкә алганда, аны туган ягыннан аерылырга мәҗбүр ителгән кеше җыры дип тә атарга була (Камал театрының Хәсән Туфанга багышлагнан «Агыла да, болыт, агыла...» спектаклендә ул нәкъ шундый контекстта яңгырый). Ләкин, әлбәттә, җырның популярлыгы башкадан — ул гүя совет чорының зур төзелешләренә чыгып китеп, җиңү белән кире әйләнеп кайтырга җыенучыларга мөрәҗәгать итә.
Шамил Әхмәтҗанов «Сөембикә» журналы өчен язган мәкаләсендә бу җырны беренче тапкыр ишетү тарихын искә ала. Сара Садыйкова озак еллар Казандагы Максим Горький исемендәге клубта үзешчән хор белән җитәкчелек итә. 1972 елда ул клубта яңа җырын уйнап һәм җырлап күрсәтә. Аннары аны Празат Исәнбәт Рабит Батулланың «Өчәү юлга чыктык» спектакленә кертә.
Монда «Казан кичләре»н ТАССРның халык артисткасы, филармониягә кадәр Москонцертта эшләгән Наҗия Теркулова башкара. Аның тавышында — тыелгысыз оптимизм һәм матур киләчәккә ышану.
Урман кызы
Һади Такташ сүзләре
Җәүдәт Фәйзи көе
Бу җырны Җәүдәт Фәйзи 1932 елда, Такташ үлгәненә бер ел узгач, аның истәлек кичәсе өчен яза. Композиторга берьюлы өч җырга көй язарга тәкъдим итәләр, һәм ул аларны биш төн эчендә иҗат итә. Шулар арасыннан тыңлаучыга Галия Кайбицкая башкаруындагы «Урман кызы» җыры аеруча якын булып чыга, ә калган икесе - «Син — дошманым минем» маршы һәм «Байрак тегәбез» романсы халыкта бик таралып китми.
Монда җырның «Сәйяр» вокаль-инструменталь ансамбле версиясе яңгырый. «Сәйяр» — солисты аерымачык беленеп тормый торган коллектив, Татарстанда бу яктан ул бердәнбер. Ансамбль татар репертуарына зур игътибар бирә, шул ук вакытта русча җырлаудан да баш тартмый. Музыкантлар алтмышынчы еллар ахырында оеша башлый, ә коллективка исемне 1972 елда ул вакытта Татарстан өлкә комсомол комитетында үгетләү һәм пропаганда бүлегендә эшләүче, соңрак Камал театры директоры Шамил Закиров бирә. Ансамбль танылып китә, һәм монда Рәшит Абдуллинның ару-талуны белмәве бик ярдәм итә. «Сәйяр» җырлары радио һәм телевидениеда яңгырый, «Союзпечать» киоскларында аларның плакатлары сатыла. Аларны яшьләр яратып тыңлый, концертларына йөри. «Урман кызы» җырын «Сәйяр» лаундж стиленә бик якын итеп эшкәрткән — югыйсә, ул чорларда әлеге төшенчә әле булмый. Монда акрын гына агылучы музыка, фанк гитаралар, һәм алар артыннан баручы вокал. Кызганычка каршы, «Сәйяр» җырларның күпчелеге фондларда саклана, ә пластинкаларда, асылда, менә шушы композиция һәм Ренат Ибраһимов белән бергә башкарган «Хуҗа Насретдин» җыры гына дөнья күргән.
Казаным
Әнвәр Давыдов сүзләре
Алмаз Монасыйпов көе
Татарстан башкаласына мәдхия булып яңгыраган бу җырда Ренат Ибраһимов Казанны Рим һәм Париж белән чагыштыра. Чит ил кешеләречә ачык, ирекле, мәскәүләрчә кыю җырчы бер мәлдә бу җырга бөтенләй көтелмәгән «борылышлар» да кертеп җибәрә кебек. Ә җыр сүзләрен игътибар беләнрәк тыңласаң, текстның шактый ипле булуы күренә. Джаз көйләре һәм киң форматлы вокалның кушылуы бу бер карашка гадәти генә булган композицияне туристлык визиткасына әверелдерә.
Олы юлның тузаны
Халык җыры
1977 елда чыккан пластинкада бу классик татар җыры Таһир Якупов башкаруында яңгырый. Татар музыкасының асылы шунда — нинди генә чор булмасын, халык үз җырларын ярата, һәм аларны җырлаудан туктамый.
Якупов сугыштан соң дөньяга килгән, башта ул республиканың Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солист-вокалисты була, аннары филармониядә эшли. Аның репертуарында халык иҗаты өстенлек ала. Якупов Илһам Шакиров дәрәҗәсендәге җырчы булырлык, дип санала, әмма язмышы аяныч булып чыга. Штат кыскатуына эләгеп, эшсез кала, эчүчелеккә бирешә, урамда тәмәке һәм көнбагыш сатып көн күрергә мәҗбүр була, һәм 53 яшендә коточкыч хәерчелектә үлә.
Ләкин язмалардагы тавышы күңелне биләп ала — әйтерсең, синең иң якын кешең җырлый.
Зөһрә
Мәхмүт Хөсәен сүзләре
Алмаз Монасыйпов көе
«Орфей» вокаль-инструменталь ансамбленең мини-альбомыннан. Бу коллективта соңрак Илһам Шакировның иҗатташы һәм аранҗировщигы булып киткән Вадим Усманов үзенең эшчәнлеген башлаган. Кайвакыт «Орфей»ның татар өлеше музыкантлары монда да уйнаган. Төркем репертуарында русча һәм татарча җырлар була, һәм бу кечкенә генә пластинка — аларның Рафаэль Мәҗитов җитәкчелегендә татарча иҗатлары чагылышы. Бу альбомда Рөстәм Яхин һәм Ләбиб Айтугановның «Ышанам», Рөстәм Яхин белән Мостафа Ногман иҗат иткән «Оныта алмыйм» җырлары да бар. Шулай да иң кызыклы номер — монысы, тышлыкта «Зугрэ» дип аталганы: рок стилендәге бу кыю җыр, әйтерсең, «Иисус Христос — суперйолдыз» рок-операсы белән рухланып язылган. Чынлыкта аранжировка белән ягымлы кыз бала образы арасында бер бәйләнеш тә юк.
70 чакрым
Халык җыры
Чынлыкта, Татарстанда рок-төркемнәр булмый (1990 елда Чаллыда оешкан «Сак-сок»ны исәпләмәгәндә). Рәсми сәхнәгә килеп эләкмәгән бар музыка халыкныкы дип саналган, ниндидер билгесез, “идән асты” татар музыка хәрәкәте булуы турында мәгълүмат юк.
Шуңа күрә беренче татар рок-группасы 1969 елда Финляндиядә барлыкка килгән дия алабыз. Аны бу илгә инкыйлабка кадәр һәм аннан соң күчеп киткән, Хельсинкида һәм башка шәһәрләрдә төпләнгән татар җәмгыяте вәкилләре оештыра. Әлбәттә, җырлар алар өчен традицияләрне саклап калу ысулы булып тора — мәсәлән, алар чәй мәҗлесләрендә яратып башкара торган җыр сүзләрен махсус китап итеп тә чыгарганнар.
«Җәйне без дачада уздыра идек, — дип искә ала Дәниз Бәдретдин. — Миңа 13-14 яшь чакта әтием ике пластинка китерде — All My Loving һәм Twist and Shout. Мин аларны элек радиодан ишетә идем, ләкин үз пластинкаларым булгач, бу җырларны бик ярата идем. Ул вакытта фин радиосында заманча музыка көненә бары 30 минут кына яңгырый. Мин аны дустым Юкко Толонен өендә тыңлый идем, һәм дустымның 15 яшендә ничек оста итеп гитара уйнаганына сокландым. Ул Джефф Бек яки Карлос Сантана кебек йолдызлардан бер дә калышмый иде! “Ул уйный алгач, мин дә булдырам” дип балаларча уйладым мин һәм өйрәнә башладым».
The Sounds of Tsingishan дип аталган рок-төркемнең әбиләр һәм бабайлар җыелган мәҗлесләрдә чыгышлары гадәттә шау-шу белән тәмамлана — өлкән буын үзләре кадерләп саклаган җырларны «бозып» җырлауны бөтенләй өнәми. Ә группа ул арада ике пластинка да яздырып өлгерә - «Urta Idel halik köyläre» һәм «Saginam Duslarim», һәм күп тә үтми, таркала да — һәрберсенең тормышында моннан да мөһим эшләре табыла. 80 нче елларда команданың бер өлеше Başkarma төркемен оештыра, анысы инде Татарстанга кадәр килеп җитә, һәм җырларының халыкта таралганын, үзләренең кассеталар аша Татарстанда да танылган булуларын белеп ала.
Иң башта музыкантлар җырларга җыенмый, үзләренә ошаган җырларның көйләрен уен коралларында башкарырга гына тели. «70 чакрым» — илгизәрләрнең борынгы җыры — аларның җырлауда беренче тәҗрибәсе. Дүртенче дулкын эмигрантлары авызыннан ул аеруча әрнүле яңгырый.
Сибелә чәчем
Халык җыры
Флера Сөләйманова тиз генә җырчы булып китмәгән — тугыз класс бетергәннән соң, биш бала үскән гаиләдә әтисез калып, ул Казанга китәргә, киез басу комбинатында хезмәт куярга мәҗбүр була. Шул елларда Горький исемендәге клубта эшләп килүче, Сара Садыйкова җитәкчелегендәге халык хорында җырлый. Профессиональ сәхнәгә Казахстанның Актүбә шәһәрендә генә аяк баса, аның җырлары казах радиосында яңгырый. Аннары иҗат юлын Ульяновски өлкә филармониясендә дәвам итә, һәм шуннан соң гына Казан филармониясенә кайта. Казанда ул ТАССР Министрлар Советы каршындагы радио һәм телевидение Комитетына эшкә керә. Бу аңа җырларын студиядә яздырырга ярдәм итә, шуңа да республика радио фондында Флера Сөләйманованың шактый күп җыры саклана.
Видеода ул классик «Сибелә чәчем» җырын бүгенге чорда башкара — һәм ялтыравык, яңа дип саналган әйберләр әлеге халык моңнары янында килешсез дә, урынсыз да булуы күренә.
Ил кызларына
Фәннүр Сафин сүзләре
Риф Гатауллин көе
Татар эстрадасына опереттаның йогынтысы мисалы. Бу җыр белән бергә Зиннур Нурмөхәммәтовның феномены турында да сөйләшеп алырга була. Әстерханда туып-үскән егет Владивостокта музыка белеме ала, шул төбәктә — Тын океанда армиядә хезмәт итә. Казан филармониясендә ул 1969 елдан СССР таркалганчы эшли. Ул чыгыш ясамаган урын да калмагандыр, мөгаен – шул исәптән, социалистик илләрне дә йөреп чыга. Ә инде 1972 елда Бөтенсоюз телевидениесында аның турында «Зиннур Нурмөхәммәтов җырлый» дигән фильм-концерт күрсәтелә.
Һәрвакыт көләч йөзле, уенчак, үзен иркен тотучы җырчы гади генә җырларга да күтәренке рух бирә алган. Бөтен ил кызларына мактау булып яңгыраган бу җыр да — шундыйлардан.
Җидегән чишмә
Гомәр Баширов сүзләре
Сара Садыйкова көе
Зөһрә Сәхабиева искә алганча, Сара Садыйкова 1978 елда аны кунакка чакыра да, шушы яңа җырын күрсәтә. Җырның матурлыгы артистканы бөтенләй таң калдыра. Ул бүген язылган да кебек, ә үзендә борынгы җырлар яңгырашы бар. Композитор бу җырны, аның сүзләре авторы Гомәр Бәширов белән киңәшеп, нәкъ менә Зөһрә Сәхабиевага бүләк итәргә теләүләрен әйтә.
Истәлекләрендә Сара Садыйкова әлеге җырны иҗат итү җиңел булмавын яза. Ул чишмә тавышларын, кошлар авазларын ишетә, Гомәр Бәшировның шул исемдәге романын укый — һәм ике атна дәвамында җырның нигезенә ятарлык тема күңеленә килүен көтә.
Шунысы да кызык, бу шигырьгә тагын бер композитор — Әнвәр Бакиров та көй язган.
Син гомер агышларым
Рим Хәсәнов музыкасы
Наҗар Нәҗми сүзләре
Бу җырны язу турында тәкъдимен Рим Хәсәнов Наҗар Нәҗмигә аның пьесасы буенча куелган «Күршеләрдә кунак» дигән спектакле премьерасыннан соң җиткерә, спектакльгә исә композитор армиядә чакта ялга чыккан вакытында килеп эләккән була.
Бераз соңрак Наҗар Нәҗми бу җыр аның күптәнге сөюе турында икәнен, 35 ел дәвамында аның белән хатлар алышып торганын әйтә. Шунысы да кызык, шигырь җыентыкларда чыкканнан соң ул аның бер юлы Мостай Кәрим шигырен кабатлавын күреп ала. Ә җырчылар аны искечә җырлый! «Син гомер агышларым» Фидан Гаффаров башкаруында популярлык казана. Ә безне «Саз» ансамбле башкаруындагы версиясе җәлеп итте, монда кызлар хоры җырның рухын сагышлыдан романтик-күтәренке төсмерләргә алыштырган.
Әниемә
Гафу Кайырбеков сүзләре, Госман Әхмәтҗанов тәрҗемәсе
Шамши Калдаяков көе
Шамши Калдаяковның әтисе тимерче була, ләкин музыка, шигырьләр дә яза, думбырада уйный. Улы тракторчы, зоотехник булып эшли, армиядән соң Ташкенттагы музыка училищесына укырга керә. Шул елларда ул «Менің Қазақстаным» дигән әсәрен яза, аны «Чирәм җир күтәрүчеләр маршы» дип тә йөрткәннәр. Соңрак бу җыр Казахстан гимны булып китә.
Гафу Кайырбеков шигырьләре исә 60-70 нче елларда чыккан күп кенә пластинкаларга кергән.
Берничә ел Казахстанда эшләгәнгә күрә, Флүрә Сөләймановага казах җырларын белә. «Әниемә» - милли төсмерләр белән бизәлгән, шул ук вакытта аның совет чоры мотивларына ияреп язылганы ачык тоемлана. Башкару нәфислеге, лирик текст аңа аерым бер матурлык бирә.
Казах кызы сөйгәнем
Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре
Заһид Хәбибуллин көе
Автор җырының казах далаларында туган халык җырына охшатып иҗат ителүенең искиткеч матур бер мисалы. Сәмаркандта туып-үскән, табигый сәләте белән таң калдыручы җырчы Эмиль Җәләлетдиновның, әлеге композиция киң тыңлаучыга таралган мәлләрдә, мөгаен, филармониянең әдәби лекториенда эшләп йөргән чагы булгандыр.
Галимҗан Сәгыйдуллин, җырлардан тыш, повестьлар һәм драмалар да иҗат иткән. Мәсәлән, аның «Сибелә чәчәк» дигән җыры да, шул исемдәге сәхнә әсәре дә бар.
Чорлар