1960 нчы еллар
ВОКАЛЬ-ИНСТРУМЕНТАЛЬ ТАТАРЛАР
1967 елда консерваториянең яңа бинасы янында аның Зур залы төзелә, шул вакыттан башлап ул зур гастроль концертлары, фестиваль, премьералар уздыру урынына әйләнә. Пыяла бинан урынына 1996 елда яңасын корачаклар.

Шул ук вакытта Казанда беренче рок-төркемнәр һәм ВИА — вокаль-инструменталь ансамбльләр барлыкка килә. ТАССРда татар телендәге «чын» рок-музыка булмаса да, ансамбльләр белән хәлләр начар тормый – «Орфей», «Идел», «Казан утлары» ансамбльләре һәм киләчәктә «Сәйяр» ансамбле булып китәчәк беренче состав эшли. Татар җырлары торган саен совет эстрадасы көйләре һәм ритмнарына буйсына, шуңа ул вакытларның шлягерлары арасында твист та, фокстрот та, хәтта арт-рок элементлары да ишетеп була.

Ул чорның төп йолдызлары — Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова. Алар бер бригада составында концертлар белән иң ерак авылларга кадәр йөри, тик берзаман филармония җитәкчелеге аларны аерырга була — чөнки артистлар шулкадәр популяр, аерым чыксалар да тулы заллар җыя алалар.
Әгәр белгән булсам
Шәриф Биккол сүзләре
Әнвәр Бакиров көе
Уенчак рухлы, твист стилендәге бу җырны опера җырчысы Венера Шәрипова башкара. Алтмышынчы елларда ул, Мәскәү консерваториясен тәмамлап, Җәлил исемендәге театрда солистка була, ә монда исә аның лирик-колоратур сопрано тавышы нәфис һәм шук яңгырашта бераз көндәлек хәлләр турында бәян итә. Венера Шәрипова тавышын шулай ук Олег Лунстрем оркестрының татар композицияләрендә ишетеп була.
Әйтергә кирәк, Әнвәр Бакиров яшьләр арасында популяр булып киткән күп кенә композицияләр авторы да, моннан тыш, аның хәзергә кадәр концертларда яңгырый торган симфоник оркестр өчен «КамАЗ» тантаналы увертюрасы һәм бераз онытылган, куелмаган «Тукай» операсы да бар.
Казан утлары
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Сара Садыйкова көе
Видео соңрак яздырып алынган булса да, бу музыка үзе Әлфия Авзалова иҗатында 60 нчы елларга карый. «Казан утлары» — Әлфия Авзалованың эстрада ансамбле исеме дә. «Сәхнәдә — яшьләр» дип аталган программа белән чыгыш ясап йөрүче Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың концертларын аерым да уздырырга булганын аңлагач, филармония җитәкчелеге бу төркемне җыярга карар бирә. Асылда, бу беренче татар ВИАсы- үзен иркен тотучы, чибәр вокалисткасы булган, гитаралар һәм синтезатор өстенлек иткән вокаль-инструменталь ансамбль. Ә барабаннар тавышына авыл халкы тиз генә күнегеп бетә алмый әле.
Сүз уңаеннан, «Совет әдәбияты» журналы 1965 елда гына «Казан утлары» дип атала башлый.
Яратам дисең син
Әнвәр Давыдов сүзләре
Алмаз Монасыйпов көе
Җырның кереш өлешен берәр мисырлы оркестр да рәхәтләнеп уйный алыр иде. Гомумән алганда да, бу шактый хикмәтле җыр: чуалып-бөтерелеп килүче ритм, ул текстның артыннан ияреп бара, ә җырның эчтәлеге фатализм белән сугарылган. Җыр уртасында пианода соло башлана, һәм ул моңа кадәр яңгыраган өлеш белән берничек тә бәйле түгел.
Идел буе каеннары
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Илһам Шакиров көе
Илһам Шакировның тагын бер үзе язган җыры татар музыка дөньясыннан читтә дә таныла, чөнки аның кереш өлешенә 60 нчы еллар хиты — The Doors төркеменең «Hello, I Love You» композициясенә интродукция кертеп җибәрелгән. Шакиров ансамбле җитәкчесе Вадим Усмановның рок-музыка яңалыклары белән таныш булганлыгы аның туганнары интервьюларыннан күренә.
Җырның соңгы версияләрендә бу кереш урыны бераз үзгәртелгән — гомумән алганда, бер композиция мисалында хәтта татар эстрадасы терәге булып торучыларның да кайчак модага иярүләрен күреп була.
Синең хакта
Әхмәт Ерикәй сүзләре
Александр Ключарев көе
Шакиров «бөтен татар композиторларыннан татаррак композитор» дип атаган Александр Ключаревның тулаем көнбатышча аранжировкалы җыры. Вокалист үз урынын инструманталистка биргәч башланган, әйдәп баручы флейта һәм фанк баслы өлешен берәр Jethro Tull төркеме белән бутавы да бик җиңел. Ә тавыш кире әйләнеп кайткач, дисгармония ачык ишетелә. Ике традиция көрәшенең башлангыч чорлары мисалы.
Җиз кыңгырау моңнары
Әнгәм Атнабаев сүзләре
Вәсил Хәбисламов көе
Ат тоягы тупылдавын хәтерләткән ритм. Текстта юлчының күңелсез уйлары, үткән мәхәббәте турында истәлекләре — бу бүгенге көнме, әллә инде күптән узган борынгы дәверләрме — аерырлык та түгел. Кыңгыраулар чыңлый, ә гомер уза. Васил Хәбисламов тумышы белән Башкортстанның Борай районыннан, ә җырның, әйтергә кирәк, башкорт версиясе дә бар. Композиторны танылу юлына Шәүкәт Галиев шигыренә язылган «Раушаниям» җыры китерә, шул ук вакытта ул озак еллар Борай балалар музыка мәктәбендә баян укытучысы булып эшли.
Күпме күзләр күреп онытылган
Шәүкәт Галиев сүзләре
Рифкат Гомәров көе
«Саз» ансамблен баянчы Рифкат Гомәров уйлап таба. Музыка училищесында гобой классында укыганнан соң, ул акча эшләргә чыгып китә, слесарьлыкка укый, «Спартак» фабрикасы каршындагы клубка йөри, баянда уйнарга өйрәнә. Зифа Басыйрованың аккомпаниаторы була, ә җырчы исә аны филармониягә алып килә. Гомәров Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров бригадасында авыл һәм шәһәрләрдә чыгыш ясый. 1967 елда ул Куйбышев исемендәге «Тасма» җитештерү берләшмәсе клубы каршында яңа ансамбль оештыра. Кызлар хоры әле традицион манерада җырлый, әле джаз вокализларына күчә, ягъни заманча да, аңлаешлы да итеп башкара. Әйтергә кирәк, Венера Ганиева җырчылыкка юлын шушы хорда башлаган.
Туган җирем — Татарстан
Гөлшат Зәйнашева сүзләр
Александр Ключарев көе

Казан радиосының эфир башлануы турында хәбәр итүче буларак башка көйләр яңгыраса да, (Мәсгудә Шәмсетдинованың «Багышлау» көе, «Пар ат»), нәкъ менә Ключарев көе башкалада яшәүчеләрнең һәркайсын бер мизгелгә бала чагына кайтара — кухняда радиоалгыч, кереш авазлары, «Казан сөйли». Зәйнашева бу җырын язганда радиода музыкаль редактор булып эшли. Ә Ключарев беренче язмалар вакытында үзе инструментта уйнап, ярдәм итә.
Кояшларың белән кил син миңа
Роберт Әхмәтҗанов сүзләре
Алмаз Монасыйпов көе
Сәмәркандта туган Эмиль Җәләлетдинов Казан консерваториясенә Ташкент консерваториясен тәмамлап килә. Башта ул Нәвои исемендәге театрда җырлый, аннары — Җәлил исемендәге театрда. Аларның Алмаз Монасыйпов белән иҗат хезмәттәшлеге иң югары ноктасына ирешкән әсәр — җиде өлешле «Тукай аһәңнәре» вокал-симфоник поэмасы, ул джаз һәм мөнәҗәтләр белән илһамланып язылган.
Ул вакытта модада булган шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов сүзләренә иҗат ителгән җырны Җәләлетдинов Виктор Венедиктов оркестрына кушылып башкара: йомшак, гөрелдек тембр һәм ипле Кариб ритмнары. Беркем бер-берсенә комачауламый, киресенчә, вокалист һәм инструменталистлар бер-берсен алыштырып тора, һәм киеренкелек чыгармый гына, матур бер кич рухы тудыра.
Сәрвиназ
Халык җыры
Сүзләре халыкныкы, ә менә аранжировкасы «Битлз»ныкы кебек диярлек. Ритм монда дүрт чирекле, һәр куплет ахырында барабаннар брейк ясый, шул ук вакытта Шакировның тавышы модада булган яңгырашка контраст тудырмый — җырчының бизәкле партиясе төгәл инструментал белән янәшә килеп, тагын да сихрирәк төсмер ала. Ә ахырда - She Loves You композициясенә уенчак ишарә.
Чорлар